Среда, 20.09.2017, 10:22
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Шафигуллина Нафиса Мударисовна (МОУ "Аксуевская СОШ")
Шафигуллина Нафиса Мударисовна
DurtkusДата: Пятница, 03.12.2010, 15:56 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул, Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары онытылмас хатирә булып күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадерле почмагында саклана.
Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләүче зәңгәр чишмәләр җыры кемне генә җилкендерми дә, кемнең генә күңел кылларын тибрәтми икән? Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сок-ландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән? Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үз алдына гына сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга да яшел үзәннәргә җәелә. Дүртен-челәре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да коеларны тутырып тора-лар.
Борын-борыннан бабаларыбыз, гадәттә авылларны зур һәм кечкенә елга, күл яисә чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана , тормыш кайнап тора.
Чишмәләр - чисталык, сафлык,пакьлек билгесе дә. Киң күңелле гадел кешене, гадәттә, чишмә суының сафлыгына тиңлиләр .
Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләргә китеп яшәгән кешеләр, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез , ата-ана, Туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан , кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, кояш нурларыннан җем-җем итеп торган көмеш төсләренә карап, бала-чак көннәрен сагынып куялар.
Авылымның челтер чишмәсе бар!
Көч-хәл өсти эчсәң сулары.
Шул чишмәдә очрашадыр кебек
Кешеләрнең гомер юллары,- дип язуы белән бик хаклы, минемчә, шагыйрь Марсель Гыймазетдинов.
Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар , дарулар урынына кулланганнар , кешене соңгы юлга да саф чишмәдән таң суы алып, юып озатканнар. Алар кичләрен чишмә буйларына килеп, җырлар җырлаганнар, уеннар уйнаганнар, ярлары белән кавышканнар. Чишмә аларның иң яраткан җирләре булган.
Чишмә җырлый, бер дә тынмый...
Чал тарихның көен көйли .
Челтер- челтер гасырлардан
Серле хатирәләр сөйли,-
дип әйтәсе килә борынгы чишмәләр турында.
Һәр якның , һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул.
Минем туган авылым- Аксу да табигатьнең искиткеч матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә- тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, иген кырлары, көтүлекләр җәелеп ята. Урамнарында бик борынгы, юан кәүсәле, киң ябалдашлы биек таллар үсеп утыра. Шул талларга кунып көне буе кошлар сайрый. Ә авылым үзе изге чишмәләр өстендә утыра кебек. Чөнки кайдан гына казыма, сап-салкын, чип- чиста ак су бәреп чыга. Шуңа күрә авылымның исеме дә - Аксу. Саф агымсулар иле, дигән мәгънәгә дә ия ул. Мин дә туган авылымның туфрагында, үләнендә аунап, чишмә суларын эчеп үскәнмен. Шуңа да ул миңа бик газиз һәм кадерле.
Авылыбызның тирә-ягында да бик күп чишмәләр бар: Бикмәмәт чишмәсе.
Аны Бикмәмәт бабай казыган, буралап эшләгән, аны карап торган. Шуңа да ул аның исеме белән тарихка кереп калган. Бүген дә авыл халкының күбесе шунда чәй суына бара, чөнки аның суы йомшак, тәмле һәм чәйне дә бик куе чыгара.
Авылымның челтер чишмәсе бар,
Чәйгә суы бигрәк килешә.
Таңнар белән шунда суга килә
Алсу, Гөлшат, Сара һәм Гайшә.

Тукбирле чишмәсе. Монысы күрше авыл белән ике арада булган. Авылның бер өлеше шуннан су эчкән. Кызганыч, ярдан балчык ишелеп юкка чыккан иде ул. Ә менә быел изге күңелле Рафикъ абый ул чишмәне тапты, чистартты һәм халык су алырлык дәрәҗәгә китерде.
Нинди корылык булуга да карамастан, чишмә ургылып бәреп чыкты һәм җәй буе авылым халкын саф , тәмле су белән тәэмин итеп торды.
Күптән түгел шул чишмәгә килдем:
Таш –кирпечтән чишмә киенгән.
Тирә-ягы яшел рәшәткәле,
Тал-тирәкләр аңа иелгән.
Йөрәк тибәмени! Салкын суы
Бәреп тора ап-ак ташыннан.
Рафыйкъ абыйга мин рәхмәт әйттем,
Ак яулыгым салып башымнан.

Тукбирле чишмәсе югалгач, авылга бераз якынрак итеп, Гыйният бабай яңа чишмә ачкан. Авыл картлары белән бергәләп аңа яңа бура куйганнар. Хәзер авыл халкы “чәй суы”на шунда йөри. Аның да суы йомшак, тәмле.
Бикмәмәт бабай да , Гыйният бабай да дөньяда юк инде. Ә исемнәре авылыбызның тарихына мәңгегә кереп калган. Алар калдырган чишмә - коедан су алган саен авыл халкы рәхмәт укый. Аларның изгелеген мәңгеләштереп чишмәләр ага да ага. Иртә дә, кичен дә тавышы тынмый аларның, иртә дә, кичен дә чишмәгә халыкның эзе суынмый. 2005 нче елда авылыбыздагы коеларны чистартып, яңа буралар куйдылар. Гыйният бабай чишмәсен Газизуллин Назыйр абый тагын да матурлатты: тирә -ягын бизәкле койма белән әйләндереп алды, янына ял итү өчен махсус урын ясады
Безнең авылда буген дә әле колонкалар юк. Без чишмәләрдән һәм коелардан су эчәбез. Урамнарда һәм һәр йортның ишегалдында коелар бар. Халык шул коедагы су белән җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларын да сугара .
Һәр чишмә, һәр кое суының үз тәме,үз шифасы, үз файдасы бар. Шуңа күрә башкаларга да:
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез,
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез.(Муса Җәлил),-диясе килә.
Авыл табигатендә туып- үскәнгәме, чишмәләрне, урманнарны, су буйларын бик яратам мин. Су буйларында йөреп , саф һава сулап, чиста чишмәләрдән бер уч тутырып су эчүләре ни тора! Халык элек –электән чишмә суы эчкән, чишмәләрнең челтерәп аккан тавышын тыңлап, җырлар, шигырьләр чыгарган.
Безнең чишмә борыла- борыла,
Зур инешкә коела.
Идел суы шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела,- дип язуы белән шагыйрь
Әхмәт Исхак мең хаклы.
Бер-бер артлы заманалар алышынып тора , табигать фасыллары үзгәрә, кешелек буыннары яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми, алар һаман элеккечә челтер - челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Кызганычка каршы, безнең авылда да башка төбәкләрдә дә юкка чыккан чишмәләр, ташландык коелар бихисап. Бу күренешләргә минем йөрәгем әрни. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит. Чишмәләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыклары югалмасын иде. Авылдашларым, чишмәләр, коелар җитәрлек дип, кул селтәмик! Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ә кеше кулыннан бөтен нәрсә килә. Бары тик битарафлыктан арыныйк та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!
И кешелек, туган җирдә
Синең күрер шатлыгың.
Саклап кына тот кадерләп
Талларыңның яшеллеген,
Чишмәләрнең сафлыгын!
( Рафис Мөхәммәтдин.)

Кеше гомер-гомергә табигать белән көрәшкән, аннан курыккан. Ә хәзер-киресенчә. Кеше урманнарны кисә, сазлыкларны киптерә , тауларны ишә. Табигать әкренләп үзгәрә, бозыла. Без: “Табигать – тиңсез хәзинә,”- дибез. Ә менә тиңсез хәзинәне саклау, баету турында кайгыртабызмы? “Җире байның гына иле бай,”- дигән бит халкыбыз. Әлбәттә, соңгы елларда табигатьне саклау, экология дип, сөйләү күбәйде. Экология милициясе төзелде...
Табигать чисталыгы һәм экология ахыр чиктә кеше сәламәтлегенә барып тоташа. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл,”- дигәннәр борынгылар. Шулай булгач, табигатьне саклау һәркемнең уртак бурычы булырга тиеш.
“Туган йортка тугыз кил,” ди халык мәкале. Тугыз килүдә дә туган йортның чүп - чарын чистартып, янына агачын, чәчәген утыртып китсәң, бу үз авылыбыз өчен дә, Татарстаныбыз өчен дә эшләнгән изге эш булыр иде.
Кеше туа, яши, нәрсәдер кора, таштан һәйкәл сала. Ләкин таштан салынган гына һәйкәл була алмый әле. Кеше кулы башкарган, кеше акылы уйлап тапкан һәммә нәрсә җирдә һәйкәл булып кала. Йорт салсаң да, урман, хәтта бер генә төп агач утыртсаң да – ул киләчәк буыннарга синең истәлегең. Барыбыз да шундый изге эшләр эшләргә омтылыйк.
Иншамны яраткан шагыйрем Фәнис абый Яруллин шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
Табигать ул үзен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала.
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
Рәнҗемәсен безгә очар кошлар,
Рәнҗемәсен күлләр, урманнар.
Рәнҗемәсен кояш, җир һәм күкләр,
Рәнҗемәсен безгә ал таңнар.
Рәнҗемәсен, үзенең яклаучысы
Кеше икәнлекне белсен ул.
Яңгырлары белән еласын да
Кояшлары белән көлсен ул.

 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Шафигуллина Нафиса Мударисовна (МОУ "Аксуевская СОШ")
Страница 1 из 11
Поиск:


Copyright MyCorp © 2017