Понедельник, 23.10.2017, 18:01
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Шәфигуллина Нәфисә Мөдәрис кызы (МОУ "Аксу урта мэктэбе")
Шәфигуллина Нәфисә Мөдәрис кызы
DurtkusДата: Четверг, 31.03.2011, 09:30 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline
Имән урманы.
Урман эчләрендә үсә гади имән,
Гасырларны саный яшьләре.
Җилләр искәндә дә иелмәгән,
Күп давыллар кичкән үзләре.
Петр патша судно төзү өчен
Казан имәннәрен үз икән.
Биш йөз еллык калын имәннәре
Ерак–ерак, озын юл үткән.
Патша сараеның паркет идәннәре
Апас имәненнән түшәлгән.
Рус флотының хәрби суднолары
Безнең имәннәрдән төзелгән.
Имән–тарихчы. Язды халыкның
Сугыш еллары биргән кайгысын.
Чикләвегеннән пешкән күмәче
Җиңде күңелдән ачлык ачысын.
Ярый әле кеше–акыллы зат
Күп хатасын белә, төзәтә.
Урманнарын барлый, хаталарны
Уңай тарафларга үзгәртә.
Тирән китсен, имән, тамырларның,
Түбәләрнең күккә тисеннәр.
Җир анадан ал син яшәү көчен,
Мәңге яшә, изге Җир белән!

Чәчәкләрем.
Язлар җиткәч,карлар беткәч.
Уяна чәчәкләрем.
Иң матуры кызыл ләләм,
Зәп-зәңгәр ирисләрем.

Өй каршысын ямьләндереп
Чәчәк ата кашкарый.
Төрле-төрле булгангамы
Кояш та көнләшеп карый

Аллы-гөлле чалмабашлар
Хуш исләрен тарата.
Вакытында сулар сипсәм,
Әнием дә ярата.

Авылыбызны бизәр өчен
Без утыртык күп чәчәк.
Шулай итсәк матур булыр
Якты булыр киләчәк.

 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Шәфигуллина Нәфисә Мөдәрис кызы (МОУ "Аксу урта мэктэбе")
Страница 1 из 11
Поиск:


Copyright MyCorp © 2017