Среда, 20.09.2017, 10:24
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Калимуллин Рамис Рустамович (МОУ "Аксу урта мэктэбе")
Калимуллин Рамис Рустамович
DurtkusДата: Четверг, 31.03.2011, 09:28 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline
Урман–табигый бергәлек.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ( БМО) ассамблеясе 2011 елны “ Халыкара урманнар елы” дип игълан итте .Урманнар планетабызның үпкәсе, ул матурлык һәм сәламәтлек чыганагы, кошларның һәм җәнлекләрнең яшәү урыны. Татарстан республикасының көньяк-көнбатышына урнашкан Аксу авылы Буа районының иң ерак авылларыннан санала. Көнбатыштан күрше Чувашстан республикасы һәм Татарстанның Апас районы белән чикләшә. Авылыбызның көнчыгышында Күкшем авылы һәм башлары күккә тигән имән урманы офык сызыгын якынайта. Ике–өч чакрым ераклыкта урнашкан урман Апас районы Балтай урман хуҗалыгы составына керә һәм бүгенге көндә 852 гектар мәйданны били. Урман безнең як кешеләре телендә “Күкшем урманы” дип атала, бүгенге көндә Татарстанда гына түгел Россия күләмендә дә әһәмияткә ия тыюлык ул. . Урманның иң төп байлыгы булып гади имән төре санала. “Имән” сүзен әйтүгә, аны хәтта бер тапкыр күрмәгән кеше дә нык тармакланган ябылдашлы, юан кәүсәле мәһабәт агачны күз алдына китерә. Әлбәттә, имән–көчле , нык агач, ул бик озак–500 елга кадәр һәм аннан да күбрәк яшәргә мөмкин. Ләкин хәзер андый озын гомерлеләрне инде очратып булмый диярлек.
Безнең урманда 200–250 еллык имәннәр дә бар. Аларның саны бүгенге көндә 54 кә җитә. Бу имәннәрнең бәясе сумнар белән генә билгеләнми. Алар нәсел эше өчен әһәмиятлеләр. Бүгенге көндә урман даими рәвештә галимнәр тарафыннан өйрәнелә. Мәскәү галимнәре дә–бу урманда еш кунаклар. Тыюлыктагы имәннәрнең сәламәтлекләре, мөмкин булган орлык бирүчәнлекләре–алдан ук исәпкә алына. Узган ел бу имәннәрдән 500 цетнер имән чикләвеге җыеп алынган. Бу уңышны җыюда безнең өлешебезнең дә керүе канәгатьләнү хисе бирә. Урманчы За-малтдинов Ильяс абый–безнең якын дустыбыз. Ул безгә урманда экскурсияләр үткәрергә, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирергә вакыт таба.
ПетрI судно төзү өчен яхшы сыйфатлы агач табарга боера һәм шундый төзү эшенә яраклы имәннәр Казан губернасы урманнарында табыла. Ул вакытта Идел-нең уңъяк ярында Казан таулык имәннәре үскән. Агачлар тигез, төз кәүсәле һәм биек булып үскәннәр. Нәкъ менә алар кораблар төзү өчен яраклы булган. Казан таулык имәнлекләреннән хәзерге вакытта республикабызның Апас һәм Кайбыч районнарында зур булмаган участоклары гына сакланып калган, ләкин болар ин-де–урманнарны кисеп бетергәннән соң кеше яңадан утырткан агачлар.
Имән–безнең урманнарда төп агачларның берсе. Ул имәнлектәге үсемлекләр һәм хайваннар өчен уңай шартлар тудыра: үзенең тармакланган ябалдашы белән ышыклап тора, каты яфраклары туфракка түшәмә булып ята, аның яфраклары бик
озак чери, черегәндә туфракка дуплау матдәләре бүлеп чыгара.
Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый, искә төшереп,
Шаулап үткән яшь чакларын.
Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил-яңгырдан.
Җылы биреп җил-су үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.
(М.Җәлил)
Имән ябылдашында яши торган бөҗәкләр һәм кошлар өчен монда “өстәл дә, йорт та”. Имәндә, аның төрле өлешләре (чәчәге, яфраклары, кабыгы) белән тукланып, 300 гә якын төр бөҗәк яши. Без урманда экскурсия вакытында кызыл кандала (солдат кандала), суүчәр кандала, җиде нокталы камка, су чаяны вак чикерткәләр, чаккычлы элпә канатлылардан гади шөпшә, урман шөпшәләрен, бал кортларын очраттык. Бөҗәкләр арасында иң файдалыларның берсе–кыр төклетурасын күр-дек.
Бөҗәкләрнең санын имән кәүсәсе яки ботаклары буйлап тыз–быз йөреп торган кошлар көйли. Кайвакыт кошлар бөҗәкләрнең нинди дә булса төрен “күзәтеп” өлгермиләр һәм нәтиҗәдә аларның саны нык артып китә. Утсылның гусеница-лары имәннең барлык яфракларын ашап бетерә һәм ул җәй уртасында шәрәләнеп кала. Андый казалар безнең табигый имәнлекләрдә күзәтелми, чөнки имән тирә-сендә һәрвакыт аның юлдашлары–юкә, карама, өрәңге үсә. Ә бу агачларның яф-ракларын яратмый торган гусеницалар, алар аша сикереп, икенче имәнгә күчә алмыйлар.
Имән–акрын үсә торган агач. Башлары күккә тигән имән үсеп җитсен өчен шактый гомер кирәк. Имәннәр суыктан куркалар, язгы суыкларда киң кырлы зур – зур яфраклары, мүк кебек яшьлкелт сыргаларын ачмыйлар. Кыйгач канатлы кошлар кайтса да, күкеләр өзми–куймый такылдаса да–берсен дә колакларына элмиләр. Беренче ләйсән яңгыр явып узса да, шомыртлар чәчәк болытына чумса да, күзләрен ник бер сирпеп куйсыннар.
. Нишлисең бит, имәннәр назлы агачлар–хикмәткә ия, зирәк агачлар. Безнең ха- лык: “Ашыккан ашка пешкән”,-дип белми әйтми. Имәннәр белә: шушы вакытта һәр елны өшеткеч кырау төшә. Имән–гомумән ашыкмый торган агач. Егерме – утыз яшендә генә чәчәк ата башлый. Урманны кем генә яратмый! Андый кеше юктыр ул. Ә шагыйрьләр, язучылар аны ничек яратып тасвирлыйлар! Без дә ур-манны яратабыз. Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә аның файдасы да күп икәнен беләбез без хәзер. Чөнки урманга экскурсияләр вакытында без күп төрле дару үләннәре җыябыз, тәмле–тәмле җиләкләр белән сыйланабыз. Урманда саф чиста һава сулыйбыз. Урмансыз як сайрар кошларга да ярлы була бит. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. . 1апрель- Кошларны яклау һәм саклау көнендә урманга барып безне сагынып кайткан канатлы дусларыбызга бүләк итеп, кош оялары элүне матур традициягә әверелдердек. Бу эштә экологик сукмак түгәрәге әгъзалары башлап йөрүчеләр булып тора.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып. (М.Җәлил)

Шуңа күрә табигатьне урманнарны сакларга кирәк, дибез...

Полная версия

 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Калимуллин Рамис Рустамович (МОУ "Аксу урта мэктэбе")
Страница 1 из 11
Поиск:


Copyright MyCorp © 2017