Среда, 20.09.2017, 10:15
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Шигапова Регина Ралифовна (МОУ "Аксубаевская школа № 3")
Шигапова Регина Ралифовна
DurtkusДата: Четверг, 31.03.2011, 09:17 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline
Мәңге чәчәк атсын.

Кармәт башы-газиз туган җирем,
Сиңа карап һәрчак сокланам.
Кайдан белеп, ата-бабаларым
Төпләнергә нигез сайлаган.

Туган авылым, гүзәл табигатең
Көч-дәрт бирә, күкрәп яшәргә.
Синдә туып үскән ул-кызларың,
Таралышкан төрле төбәккә.

Кая гына китсә, кая барса,
Сагынып кайта, туган авылым,
Чит җирләрдә күңелләре тулса,
Ашкынадыр һәрбер якташым.

Сагынадыр бала чагындагы
Челтерәп аккан чишмә суларын.
Үгез елгалары, яки Баткаклыкта
Сусыл үләннәрне чапканын.

Тирән елга, Күрләк аланнары,
Торна күле, Әрәмәлекләр,
Төбәк юлы, Аю аланнары-
Күңелләргә илһам бирәләр.

Ерак түгел куе урманнары,
Шаулый тыныч, сайрый кошлары,
Бормаланып аккан елгалары-
Таң калдыра һәрчак барчасын.

Табигатем, синең гүзәллегең
Тибрәдерә күңел кылларын,
Җан түренә сүнмәс бер ямь бирә,
Бүләк итә рухи байлыгын.

Әкияттәге сихри табигатең
Яхшылыкка өнди һәммәсен,
Мәрхәмәтле булыйк Җир-анага,
Мәңге чәчәк атсын, шиңмәсен.

 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Шигапова Регина Ралифовна (МОУ "Аксубаевская школа № 3")
Страница 1 из 11
Поиск:


Copyright MyCorp © 2017