Суббота, 21.10.2017, 20:46
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Аюпова Алия Альбертовна (МОУ "Джалильская СОШ №2" Сармановского р-на)
Аюпова Алия Альбертовна
DurtkusДата: Вторник, 29.03.2011, 08:26 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline
Мин җәйге каникулларымны авылда үткәрәм. Анда минем әбием белән бабам яши. Алар инде икесе дә лаеклы ялда. Аларның әти белән әни шикелле эшкә чыгып йөгерәселәре, минем кебек мәктәпкә ашыгасылары да юк. Тик алар иртән иртүк торалар, бер дә йоклап ятмыйлар. "Кояш чыкканда йоклап яткан кешенең бәхете булмый,"-дип кабатларга ярата минем бабай. Ә минем бәхетле буласым бик килә. Шуңа мин дә йоклап ятмыйм, таң әтәчләре кычкыру белән сикереп торам. Иртүк торгач, күп эшләр эшләргә, җәйге иртәнең матурлыгын күрергә өлгереп була.
Искиткеч матур бит ул таң аткан вакыт! Аның матурлыгын бары шигъри юллар гына ачып бирә ала кебек.
Таң атуы гаҗәп гүзәл:
Былбыл җырлый кояшка дан.
Сыгылмалы тал ботагы
Суга иелеп балдак салган.
Күз алдына китерегез: иртәнге салкынча һава, якында гына кошлар сайрый, агач яфраклары сөйләшә, әтәчләр уянырга кушып, быргысын кычкырта, сыерлар мөгри, әбиләр, апалар аларны саварга ашыга. Күбәләкләр, чебен-черкиләр генә күренми. Соңгылары төнлә озак йөргәннәр булса кирәк, йокыдан уяна алмыйлар, ә күбәләкләр, иркәләнеп, кояшның җылы нурларын көтәләр. Барлык табигать яңа көн туганга сөенә, хәрәкәтләнә, тереклек итә.
Тик, ни кызганыч, шигырьләрдә туган якны, аның матур табигатен ярату, аның белән горурлану хисләреннән тыш, табигатьнең ярлылануына, сугышларның тынмавына, кешеләрнең саксыз, гамъсез булуларына каршы чаң тавышы да ишетелә. Алар безгә эндәшәләр:
Тынып тормый гасырлардан
Гасырларга сугыш уты.
Яна-яна ярлылана
Бар халыкның уртак йорты.
Без безгә яшәү биргән табигатьне сакламыйбыз, якламыйбыз, кадерләмибез түгелме?!
Адашырлык урманнар юк,
Уңдырышсыз җирләр арта.
Муенына элмәк салып
Һәр замана бавын тарта.
Һәр замана тарткан ул бау көннәрдән бер көнне табигатебезне һәлакәткә китерәчәк, аны юкка чыгарачагын аңласак икән! Җир анага рәхмәтле булып, аның киләчәген кайгыртсак иде.
Кешелекнең кулларында
Җир – Ананың җаны көйри.
...Гамьсез кеше берни күрми,
Җиргә ныклап басып йөри,
- дип түгел, ә
Кешелекнең кулларында
Җир – Ананың җаны сөенә.
Барча кеше аңлы яшәп,
Җирне саклап басып йөри,
- дип язасы иде.
Әле тагын бер теләгем бар. Агачлар яфрак яргач та, су буена төшәсем, тал ботагының суга салган балдагын күрәсем килә. Нәкъ менә Чаллы шагыйрәсе Әлфия апа Ситдикова язганча...
 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Аюпова Алия Альбертовна (МОУ "Джалильская СОШ №2" Сармановского р-на)
Страница 1 из 11
Поиск:


Copyright MyCorp © 2017