Суббота, 20.10.2018, 21:51
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Кыяметдинов Рәмис Ф. (Сарман районы МГУ “Иске Минзәләбаш урта ГБМ")
Кыяметдинов Рәмис Ф.
DurtkusДата: Вторник, 22.02.2011, 09:42 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline
Чыклы үләннәрне ерып
Чишмә буена киләм.
Бу дөньяның матурлыгы,
Табигать,синең белән
Миләүшә Мөхәммәдиева.
Кеше-табигатьнең аерылгысыз бер өлеше.Ул табигатьтән башка бер генә көн дә,бер генә сәгать тә яши алмый:аңа су,һава,азык, җылылык һәм яктылык кирәк.Шуңа күрә дә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк,гуманлы,шәфкатьле булырга тиеш.
Табигать кочагында үткәргән һәр минут-иң матур,иң истәлекле мизгел.
Кеше һәрвакыт табигатьне яраткан,аңа сокланып яшәгән,аны саклаган.
Туган як табигате-мавыктыргыч китап-диләр галимнәр.
Туган якның җылы һәм йомшак җилләре, урман шавы,тургай тавышларыннан яңгырап торган басулар,челтерәп аккан чишмәләр,кызарып чыккан кояш-болар барысы да табигый матурлык.Ә матурлыкны аңлау әзләнүләрдә,табигатькә омтылудан башлана.Нәфрәт белән мәхәббәт,уй белән сагыш табигатьтә туа.Табигать,андагы матурлык,гүзәллек кешегә искиткеч тәэсир ясый.
Кешеләр!Әйдәгез әле,табигатькә карата мәрхәмәтлерәк булыйк һәм аны саклыйк.
Чөнки,табигатькә зыян китергән кеше,үзенә дә зарар китерә.
Кеше бит табигать баласы.Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга,аны саклау өчен көрәшергә тиеш.
Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!
Хыялланып-хыяллапып,
Болытларга атланып,
Килә күктә очасы,
Туган якны кочасы.
Минем күңел кошлар кебек,
Мин-табигать баласы.

(“Мин-табигать баласы!”Миләүшә Закирова)
 
ГостьДата: Понедельник, 18.04.2011, 20:07 | Сообщение # 2
Группа: Гости





Исэнмесез, сезгэ бу шигырьнен авторы Милэушэ Закирова яза. Аны табып, монда куюыгызга бик шатландым. Рэхмэт!
 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Кыяметдинов Рәмис Ф. (Сарман районы МГУ “Иске Минзәләбаш урта ГБМ")
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2018