Суббота, 15.12.2018, 06:27
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Илмира Мөхибуллина (МББУ “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе”)
Илмира Мөхибуллина
DurtkusДата: Вторник, 22.02.2011, 09:36 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline
Чаң сугабыз без,яшьләр
Бу хакта да уйлагыз!
Табигать бетсә, яшәү юк,
Матурлыктан туймагыз.
(И.Мөхибуллина шигыре)

Күктә кояш елмая, безне назлап йомшак җил исә, матур итеп кошлар сайрый. Яшел үләндә чикерткәләр, кырмыскалар, күпме бөҗәкләр кайнаша. Минут саен табигать, тереклек яңа сулышын ала.
Озак та үтми, ак болытлардан ләйсән коела, алар җиргә төшеп, матур көйгә бииләр. Болыннар, урманнар, кырлар, җир яңгырдан соң чистара, сафлана. Күктә, күңелләргә шатлык өстәп, салават күпере күренә.
Дөнья матур ул! Яшәү нинди рәхәт! Күпме могҗиза, күпме гүзәллек!
Әйе, табигать ул – матурлык, гүзәллек дөньясы. Табигать ул – байлык. Тик кешелек дөньясында табигатькә ике төрле караш яши: аны буйсындырырга, аннан теләгәнчә файдаланырга теләүчеләр дә, аны сакларга тырышучылар да бар.
Элек – электән кеше табигать белән көрәшкән. Ә хәзер, минемчә, табигать аның үзеннән курка бугай.
Кешелекнең соңгы 350 ел дәвамында ясаган “ачышы”: җәнлек – хайваннарның 60 төре һәм кошларның 100 гә якын төре юкка чыгарылган. Шулмы безнең геройлык?
Үсемлекләр дөньясы да күп кыерсыту күрә ич! Кайбер үләннәр, агачлар юкка чыкты. Ә бу – табигать өчен зур югалту. Табигать өчен генә диюебез, әлбәттә, дөреслеккә туры килеп бетми. Кешеләргә өй салырга бүрәнәне, ягарга утынны, язарга кәгазьне, сулар өчен саф һаваны урман бирә. Димәк, кешелек өчен дә дияргә туры килә.
Урман – киек җәнлекләрнең һәм кошларның туган йорты да. Киң елгалар, чишмәләр, күлләр эчәргә су, үсемлекләргә дым бирәләр. Судан башка яшеллек тә, тереклек тә юк. Су – балыкларның, күп төрле җәнлекләрнең һәм кошларның туган йорты.
Урманнар янып бетсә, сулыклар кипсә, Җир йөзендә ни булыр?
Менә шуңа күрә безнең, 21 нче гасыр укучысының алдына экологик проблема – урман – кырларны, елга – күлләрне, кош – җәнлекләрне саклау проблемасы килеп баса түгелме соң?! Җир йөзендә куе урманнар, яшел болыннар, кыйммәтле җәнлекләр һәм кошлар, бөҗәкләр һәм үсемлекләр саны елдан – ел кими бара, ә “Кызыл китап”ның битләре артканнан – арта бара.
Урман – планетаның “үпкәсе”, аны сакларга кирәк. Без, урманның дуслары, агачларны сындырмаска, яфракларны өзмәскә, кош оясын туздырмаска, агачлар утыртуда да актив катнашырга тиешбез.
Туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын без дә сакламасак кем саклар?!
Һәрбер кешегә дә үз авылының табигате, һавасы якын һәм кадерле. Андый матур җир беркайда да юк. Минем үзем өчен Илексаз авылында бормаланып агучы Игәнә елгасы, челтерәп агучыХәкимулла чишмәсе, тирбәлеп үскән бөдрә таллары, иркен болыннары, киң басулары алга таба яшәргә көч бирә.
Шуңа күрә без, Илексаз мәктәбенең 1 нче класс укучылары, класс җитәкчебез Зилә Әкмал кызы белән берлектә табигатькә экскурсияләр ясыйбыз: чишмәне чистартабыз, чүп – чардан арындырабыз, елга буйларына төшеп, чүпләрне алабыз, агач утырту өмәләрендә катнашабыз.
Әлегә без кечкенә. Тик үскәч, без тагын да зуррак эшләргә алынырбыз. Туган ягын яратмаган кеше юк. Аны яратып, бердәм булсак, без аны һичшиксез саклый алырбыз.

 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Илмира Мөхибуллина (МББУ “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе”)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:


Copyright MyCorp © 2018