Среда, 20.09.2017, 10:22
Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
Страница 1 из 11
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Зайнапов Ильназ Даниярович (МББУ “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе”)
Зайнапов Ильназ Даниярович
DurtkusДата: Вторник, 22.02.2011, 09:34 | Сообщение # 1
Генералиссимус
Группа: Администраторы
Сообщений: 147
Репутация: 0
Статус: Offline
Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый имәннәр.
Бер җирдә юк камыш сабаклары
Андагыдай шаулый торганнар.
Һ.Такташ
Әлеге шигырь юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек. Авылыбызны чыккач, Игәнә урманы башлана. Әлеге урманда үскән агачларның күпчелеге – наратлар.
Урман... Кайчан гына барсаң да, ул – сихри, серле. Җәйге урманның матурлыгын язар өчен каләмемнең көче дә җитмәс. Берсеннән – берсе хуш исле чәчәкләр, мәһабәт төз наратлар, төрле җырчы кошлар синең килүеңне көтеп ала.
Менә шул чагында табигать белән дуслыгыңны ачыклап була.
Көлтә – көлтә чәчәк бәйләмнәрен җыйсаң, ауга чыксаң, “әйбәтләп ял итсәң”, артыңнан “тирән эз” калдырсаң, агачларны сындырсаң, учак яксаң...- урман дошманына әвереләсең. Гектарлаган урманнар да кеше гаебе аркасында яна. Бер ял итүдә калдырып киткән чүп – чар өеме урманга никадәр зыян китерә! “Череп бетәр әле!” – диләр кайберәүләр. Бетми шул. урманда ташлап калдырылган кәгазь – ике, калай банкалар – туксан, полиэтилен капчыклар – ике йөз, пыяла – мең елдан соң гына таркалып бетә ич! Урманны чүп оясына әверелдергән кешенең, минемчә, намусы борчырга тиештер бит. Тапталып беткән яшь үсентеләргә, туздырылган кош ояларына карап күңел әрни.
Ә урманда тыйнак кунак кебек йөрсәң, “урманның дусты” исеменә лаек буласың. Тын гына, сак кына аның гүзәллегенә сокланырга кирәк. Төрле урыннарга сукмак салмаска, бер сукмактан гына йөрергә икәнен һәркем белә. Чөнки, таптау нәтиҗәсендә, төрле үләннәр, чәчәкләр үлә, яшь агач үсентеләре үсешенә дә зыян килә.
Кислород чыганагы булган урман файдасыннан шәһәр халкы мәхрүм. Алар көн – төн завод – фабрикалар, бихисап машиналар чыгарган һаваны сулыйлар. Шушы һаваны чистарту эшен урманнар, агачлар башкаруын онытмаска иде.
Чүпләр ташлап, без Табигать – Анадан көләбез түгелме?! Авыл халкына – “Чүплекләр”, ә шәһәрдә чүп савытлары куелган. Юк, җиргә атабыз. Ә шуларны җыеп, макулатурага тапшырсаң, кәгазь фабрикалары әлеге калдыкларны эшкәртеп, бик яхшы сыйфатлы кәгазь эшләп чыгарыр иде. Шулай түгелме?
Шулай ук агулы калдыклар (буяу, аэрозоль, көнкүреш химиясе калдыклары һ.б.), шулай ук иске батарейкалар, электр һәм радиоприборлар, пластмасса, эреткеч һ.б. кабул итә торган махсус пунктлар эшли.
Әйе, күп кенә елга – күлләр, урманнар кешеләрнең битарафлыклары, предприятие җитәкчеләренең хуҗасызлыгы аркасында зыян күрә. Экологик хәл көннән – көн кискенләшә. шулар турында уйлыйм да күңелгә шигъри юллар килә:
Табигать – Ана зар елый,
Кешелеккә карый – карый:
“Урман яна, елгам кибә,
Җирем пычрак – мин арыйм.
Ниләр генә кылыйм икән?
Мин бит көчсез – ни эшлим?
Кешеләрнең тиз арада
Акылга килүен телим!
Таптамагыз үләнемне,
Күбәләкне тотмагыз!
Табигатьнең гүзәллеген
Теләгәнчә бозмагыз.
Матур чәчәкләремне дә
Өзмәгез сез, ярамый!
Кош – бөҗәкләр яшәсен
Бернигә дә карамый!
 
Форум » Конкурс "Моя Земля" » Экологическая проза » Зайнапов Ильназ Даниярович (МББУ “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе”)
Страница 1 из 11
Поиск:


Copyright MyCorp © 2017